КОНТИНГЕНТ и. лат. 1) кит. Нинди дә булса мәнфәгатьләрдән чыгып берләшкән коллектив, учреждение, оешма, армия һ.б.ш.ның составы, аның карамагында булган барлык кешеләр. Соңгы елларда югары уку йортларында укучы яшьләр контингенты, аларның белем дәрәҗәсе бик нык үзгәрде. Р.Вәлиев. [Профильле мәктәпләргә] --- балаларны сәләтләре буенча җыймыйлар, яшәү урыны буенча туплана укучылар контингенты. Ватаным Татарстан

2) махс. Билгеле бер максатлардан чыгып нәрсәгә дә булса куелган чик, норма. Төзелеш материаллары контингенты



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә