КОНТЕКСТ и. лат. 1) Текстның мәгънә ягыннан бөтен һәм үзен тәшкил итә торган фразаның мәгънәсен ачып бирә торган өлеше. Алар авторның соңгы еллардагы күзәтү-уйланулары белән баетылып, яңа китап контекстында үз урынын алган һәм, китапның арка умырткасын тәшкил итеп, аңа яңа үзенчәлекле яңгыраш өстәгән. К.Йосыпов. Бүгенге шигъриятебезне башка әдәби традицияләр контекстында карау да – бик өлгергән мәсьәлә. Р.Харис. Термин сүзләр тәрҗемә ителми, әмма контекстта кулланганда, татар теленә хас аффикслар кабул итә. Мирас 2) күч. Нинди дә булса күренешләрне, фактларны аңлатканда, билгеле бер әйбернең бер бөтен булып каралуы. Мөнәсәбәтләр контексты |