КОНТЕ’ЙНЕР и. ингл. 1) махс. Йөк автомобильләрендә, тимер юл платформаларында, су юлы транспортында товар йөртү өчен кулланыла торган зур әрҗә. [Айсылу] Кооператив фатирын тапшырып --- әйберләрен контейнерга тутырып озатты, һәм үзе поезд белән шул калага кайтып төште. Мәйдан 2) Космик корабльдә фәнни аппаратура урнаштырыла торган бүлек 3) Нәрсә дә булса салып йөртү, саклау өчен махсус тартма, әрҗә. Каттан катка сузылган торба буйлап контейнерга ташлагач, ничектер күңеле җиңеләеп калгандай тоелды [Рөстәмнең]. М.Кәбиров |