КОНТАМИНА’ЦИЯ и. лат. 1) Тасвирлаганда, ике яки берничә вакытны, вакыйганы бутау 2) лингв. Үзара охшаш ике форма, сүз яки тәгъбир берләшүеннән яңа форма, мәгънә яки тәгъбир барлыкка килү күренеше. Ләкин бу чыганакта ап-ачык итеп маҗарлар дип әйтелгән кайбер язмаларда, дөрес, «башҗар» төре дә очрый, ләкин моны баш хәрефләрнең контаминациясе, ягъни яңгырашка ярашып алышынуы гына дип карарга кирәк ---. Р.Фәхретдинов |