КОНТА’КТЛЫ с. 1) тех. Контакты (1 мәгъ.) булган. Җиз контактлы приборлар

2) Аралашучан; контактка тиз керә белүчән; рәсми, шәхси мөнәсәбәтләрне саклый белүче (кеше). Рәсим Низамов – тамашачы белән контактлы җырчы. А.Юнысова

3) Бәйләнешкә керү мөмкинлеге булган, элемтәгә керү күздә тотылган. Контактлы тапшыру. Контактлы телевидение

4) Ике якның турыдан-туры тыгыз элемтәсе, бәйләнеше белән алып барылган. Контактлы спорт төрләре

5) к. контакт II. Шөкер, хәзер андый мыскыл ителүләрдән котылу юллары берничә төрле: берсе – заманча, матур күзлек алу, икенчесе – контактлы линзалар, өченчесе – күзгә операция ясату... Шәһри Казан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә