КОНТАКТ I и. лат. 1) тех. Электр чылбырында үткәргечләрнең тыгыз тоташуы; шулар тоташкан урын. Ул [Сафа абый] минем кулымнан радиоалгычымны алды да, кычкырткалап, дулкыннарын тикшереп карады, батареясының урынын ачып: – Менә кара, энем, контактлары начар, шуңа тигез эшләми әйберең, – диде. Н.Каштанов

2) күч. Тыгыз элемтәдә булып, үзара килешеп, ярдәмләшеп эшләү. Кешеләр белән беренче контакт вакытында алынып, Акыл үзәге хәтеренә салынган информация буенча кеше хромосомалары ясалып, күзәнәкләр эченә кертелде. З.Мифтахов. Контакт үзәк өчен җиһазлар, видеокүзәтү камералары, санлы радио элемтәсе терминаллары сатып алынган. Мәдәни җомга

3) күч. сөйл. Якыннан торып аралашу, бергә булу хәле. Контакт булдыру



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә