КОНСЫЗ с. 1) Кыяфәтсез, котсыз, шыксыз.[Ана үрдәк:] Дөрест, бераз шәкелсезрәк --- ул йомырка эчендә озаграк ятты, шуның өчен бераз башкаларга караганда консызрак булгандыр.Ф.Әмирхан 2)сөйл.Тәрбиясез, оятсыз, әдәпсез; дорфа, кырыс.Юләр, --- консыз, җирәнгеч, кешелекнең бөтен яхшы сыйфатларыннан мәхрүм булган ике муллага – Ишми Мөбарәк белән Такырҗан Хәсәнгә ләгънәт соңында ләгънәт булсын.Г.Тукай.Минем икмәк вә тоз хакын белә алмады бу консыз.М.Галәү.Ире дә бер мәхлук, консыз бәндә инде, тик шуңа да карамастан саф татар авылында хатынын үз дененә керткән.Ш.Алпар |