КОНСУЛЬТА’ЦИЯ и. лат. 1) Нинди дә булса сорау, мәсьәлә буенча белгеч киңәше, күрсәтмәсе.Минем белән бергә мәдрәсәдә укучы Габдулла Харис, үзенең язган шигырьләрен укып консультация алу өчен, Тукайның номерына баргалый иде. М.Галәү. «Галиябану» либреттосы --- тиешле консультация белән авторына кайтарылды. М.Җәлил. Шәриф ага Камалның яшь әдипләрнең үсүе турында борчылып сөйләүләре, аларның аерым әсәрләре турында язып биргән тирән эчтәлекле консультацияләре бүген дә хәтеремдә ---. Х.Хәйри

2) Укытучының укучыларга предметны үзләштерүдә өстәмә ярдәме; шундый ярдәм күрсәтү белән махсус дәрес. Канифә карчык аша укытучыга үзенең гозерен җиткерде: укытучы хатын студент кызга бер-ике генә консультация үткәрә алмас иде микән? Н.Көбәш

3) Нинди дә булса сорау, мәсьәлә буенча белгечләр киңәшмәсе.Шушы елның 12–15 августында Мәскәүдә Татарстан һәм Россиянең вәкаләтле вәкилләре арасындагы консультацияләрнең беренче этабы уңышлы төгәлләнү факты ышанычны көчәйтә. Мирас

4) Аерым сорау, мәсьәлә буенча белгечләр киңәш, күрсәтмәләр бирә торган учреждение.Шәриф ага Камал бик тыйнак, сүзен кешегә сеңдереп һәм шул ук вакытта үлчәп кенә, үз итеп сөйләүче, самими һәм туры кеше иде. --- яшь язучыларның консультация бюросында һәм соңгарак нәшриятның әдәби бүлеге мөдире булып эшләгән елларда бик яхшы күрдем мин моны. Х.Хәйри.Йөкле булуымны әйтеп, уколлардан баш тартам. Табиб мине дәваханәгә барырга, хатын-кызлар консультациясенә исәпкә басарга үгетли.Идел



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә