КО’НСУЛЛЫК и. 1) Консул вазифасы, хезмәте.Соңрак ул [Шаһимәрдән Ибраһимов] гарәп илләрендә дә консуллык вазифасын үти. Л.Хәмидуллин.Реза Багбаг Кондори үзенең консуллык вазифаларын үтәячәк округ Татарстан, Башкортстан --- Чиләбе өлкәләрен үз эченә ала.Казан утлары

2) Икенче бер дәүләтнең нинди дә булса төбәгендә башка бер дәүләтнең консул җитәкчелегендәге вәкиллеге; шул вәкиллек урнашкан бина.[Капитан:] Кичә консуллыктан килгән вәкил алып биргән билет белән килдек. М.Юныс. Поляк Иванны тәрҗемәче итеп алып, Марсельдән Дижонга, аннан Парижга барып, совет консуллыгын эзләргә тотындык.Г.Фәхретдинов.Новороссийск белән Владивостокта шәрәфле (дип әйтик инде) консуллыклар бар.Сөембикә

3)тар. Борынгы Римның Республика чорында консулның идарә вакыты. Цицерон консуллыгы

4) тар. Франциядә: Наполеон Бонапарт борылышыннан (1799 елның 9 ноябре) башлап империя игълан ителгәнгә кадәр (1804 ел) булган чор



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә