КО’НСУЛ и. лат. 1) Икенче бер илнең нинди дә булса төбәгендә үз иленең һәм аның гражданнарының хокукларын, сәяси мәнфәгатьләрен яклый һәм вәкиллек итә торган хөкүмәт вәкиле; дипломат.Спектакльне бүген Александровскидагы япон консулы белән аның хатыны да караячак дип, безне кисәтеп куйдылар. Ә.Маликов. Безне каршы алган консул Богомолов ачык чырайлы адәм иде. Г.Фәхретдинов 2)тар.Борынгы Римда сайлаулы югары хезмәт урыннарындагы кеше титулы; шул титулны йөртүче кеше. Тиздән ул [Красс] сенатка менәр. Консул булыр.Н.Исәнбәт 3)тар.Франциядә консуллык(4 мәгъ.) чорында югары башкарма власть үз кулында булган кеше; шул титулны йөртүче кеше |