КОНСТРУ’КЦИЯ и. лат. 1) Нинди дә булса корылма, механизм һ.б.ш.ның корылышы, төзелеше, кисәкләренең үзара җайлашып урнашуы. --- Алтын Урда дәверендәге дөрбә конструкцияләре XV–XVI йөзләрдәге Касыйм һәм Казан мавзолейларыннан шактый нык аерылганнар. Касыйм дөрбәләре XIV–XVI гасырлардан калган татар дөрбәләре корылмаларыннан үзләренең турыпочмаклы, озынча конструкциядә булулары белән үзенчәлекле. М.Әхмәтҗанов. [Автомобильгә]--- төрле конструкциядәге шиплы шиннарны да кулланырга ярамый.Шәһри Казан 2) Катлаулы төзелешле корылма һәм аның аерым кисәкләре. Дачаларның хуҗалары – шәһәрнең кирпеч заводы һәм тимер-бетон конструкцияләр комбинаты эшчеләре – --- шактый эш майтарып өлгерделәр. Җ.Юнысов 3) лингв.Грамматик бәйләнеш ягыннан караганда сүзләрнең җөмләдә тезелү, урнашу тәртибе.Иске әдәби телдә дә, Г.Тукай әсәрләрендә дә «исә» теркәгече фигыль формаларына ияреп килә ---. Бу конструкция «Кыйссаи Йосыф»тан башлап XX йөз башына кадәр актив кулланылып килә ---. Д.Рамазанова.«Малтабар», «дантабар» һ.б.ш. кебек табигый яңгырашы бу формадагы, конструкциядәге лексик берәмлекләр бүген дә актив яши алганын күрсәтә.И.Хуҗин |