КОНСТРУ’КТОРЛЫК и. Конструктор һөнәре; конструктор эше һәм вазифасы. [Сәфәр] укырга кая кермәкче соң? Спутниклар конструкторлыгына булгач, Мәскәүгәдер инде.М.Рафиков. Әйтерсең лә ул [Рафаэль] заводтан яисә конструкторлык бюросыннан җибәрелгән белгеч иде алар өчен.Р.Мөхәммәдиев.1933 елның языннан 1934 елның ахырынача С.Баттал һава көчләренең махсус конструкторлык бюросы янындагы сынау отрядында хезмәт итә.Әдипләребез |