КОНСТРУКТИВ с. 1) тех.Конструкциягә караган, шуңа бәйләнешле. Торак пунктларының бер-берсеннән урнашу аралыгы, ул чордагы транспорт агымының киеренкелеге күпчелек магистральләрнең һәм шәһәр урамнарының конструктив үзенчәлекләрен билгели.Кызыл таң 2)кит.Нәрсәгә дә булса нигез була алырлык, төпле.Әгәр дә элекке үзәк һәм бүгенге Россия парламенты безнең Декларацияне вакытында танысалар, республикабызның Россия бөтенлеген бозмый-нитми үз дәүләтчелеген ныгытуга юнәлдерелгән конструктив, демократик алымнарын аңлаган булсалар, референдумның да кирәге калмас иде. Мирас |