КОНСТИТУЦИОН с. 1) Конституциягә караган, шуңа бәйләнешле. Мәскәү, ниндидер «Конституцион тәртип»кә аркаланып, бер кулы белән чеченнәр илен хәрабәгә әйләндерер, икенче кулы белән аны төзәтү өчен акча биргән булыр ---. Мәйдан. Нинди демократия булсын бу? Чечняда конституцион тәртип урнаштырдыгыз бит әле, диләр безгә. Ватаным Татарстан

2) Конституциягә корылган, шуңа нигезләнгән. --- билгеле бер вакытта Тукайның беренче әсәрләрендә конституцион иллюзияләрнең һәм искергән әдәби традицияләрнең көчле генә басымы да сизелде.Г.Халит.Алар [делегатлар] конституцион монархияне яклыйлар, патшаның властен чикләү ягында.И.Тимершин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә