КОНСПИРА’ЦИЯ и. фр. Үзенең һәм үз әгъзаларының эшчәнлеген сер итеп саклау максаты белән, рәсми (легаль) булмаган оешмалар тарафыннан кулланыла торган методлар.Аның --- эшләре яшьләрнең үзара утырышларына катнашу, татар эсерларының эшләренә булышлык итү, кайбер конспирация эшләрен алып барудан гыйбарәт. Г.Нигъмәти. Тангатаров --- сәяси партияләрнең конспирация мәктәбен үтмәгән, эләккәндә [үзен] ничек тоту, ничек җавап бирү турында сабак алмаган иде. Г.Ибраһимов. Болар, бәлки, яшерен оешма өчен кирәкле кешеләр булганнардыр, Ходай белсен. Чөнки конспирация бик көчле ---. Г.Фәхретдинов |