КОНСПЕ’КТЛАУ ф. Конспект язу, конспект төзү. Бу китапны укып чыгу һәм кирәк урыннарын конспектлау шактый күп вакыт сорый. Г.Әпсәләмов

Конспектлап алу Берникадәр конспектлау

Конспектлап бару Акрынлап барысын да конспектлау.Студентлар лекцияне тыңлап кына калмый, аның эчтәлеген конспектлап та бара.Р.Зәйни

Конспектлап бетерү Конспектлауны тәмамлау; барысын да конспектлау

Конспектлап кую Конспектлап әзер итү; өлешчә конспектлау

Конспектлап тору Даими яки әледән-әле конспектлау

Конспектлап чыгу Барысын да конспектлау

Конспектлап яту сөйл. Конспектлау процессында булу

Конспектлый башлау Конспектларга тотыну

Конспектлый тору Әлегә конспектлау



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә