КОНСПЕ’КТЛАШТЫРУ ф. Нәрсәне дә булса конспектлап чыгу.Аның [Г.Ибраһимовның] чыгышын конспектлаштырган гади гарәп кешеләре өчен, бәлки, мондый сорауларның ул заманда бер әһәмияте дә булмагандыр ---. Ә.Сибгатуллина

Конспектлаштыра бару Барысын да конспектлаштыру.Укыган текстларыңны, материалларыңны конспектлаштырып бар.Ватаным Татарстан

Конспектлаштырып алу Тиз генә конспектлаштыру; берникадәр конспектлаштыру

Конспектлаштырып бетерү Барысын да конспектлаштыру; конспектлаштыру эшен тәмамлау

Конспектлаштырып килү Конспектлаштыру эшен күптәннән дәвам итү

Конспектлаштырып кую Конспектлаштырып әзер итү; аз гына конспектлаштыру

Конспектлаштырып чыгу Барысын да, ахырына кадәр конспектлаштыру

Конспектлаштырып тору Әле конспектлаштыру; даими яки әледән-әле конспектлаштыру



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә