КОНСПЕКТ и. лат. Нәрсәнең дә булса кыскача язма эчтәлеге.Шушы китапчыкны, бигрәк тә аның әлеге томанлыклы өлешен, җентекләбрәк һәм кабатлап укудан һәм шушы нигездә конспект төзүдән башка чара юк. Ш.Камал.Без йөгерешеп аудиториягә кердек тә, конспектларыбызны җыеп, ишеккә ташландык.М.Юныс.Әүвәле иртәгәге лекцияләргә әзерләндем: укыдым, конспектлар яздым. Аннан «Мәхәббәт һәм өмет»кә тотындым. И.Салахов |