КОНСОЛЬ и. ингл. махс. 1) Стенадан горизонталь формада чыгып тора торган элемент (бер ягы белән ныклап беркетелгән терәк яки кронштейн) 2) Компьютер белән интерактив идарә итү җайланмасы (дисплей, клавиатура, тычкан) 3) Машина салонында магнитофон, тәмәке кабызу өчен махсус җайланма.Салонда консоль, пыяла капкачлы панорама уңайлык тудыра, ә кояштан электр приводлы пәрдәчек саклый |