КОНСОЛИДА’ЦИЯЛӘҮ ф. 1) кит.Бергә туплау, ныгыту; хезмәт эшчәнлеген ныгыту максаты белән берләштерү.Виртуальләштерү технологияләре һәм хисаплау ресурсларын консолидацияләү юлы белән гамәлдәге IТ парктан тагын да нәтиҗәлерәк итеп файдаланырга --- мөмкинлек бирә.Татарстан

2) икът. Дәүләтнең кыска вакытлы бурыч йөкләмәләрен озын сроклыга әйләндерү

Консолидацияләп бетерү Консолидацияләүне төгәлләү

Консолидацияләп тору Даими яки әледән-әле консолидацияләү

Консолидацияли бару Акрынлап барысын да консолидацияләү

Консолидацияли төшү Берникадәр күләмдә консолидацияләү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә