КОНСИ’ЛИУМ и. лат. мед. Кыенлык килеп туган очракларда, авыруның чирен һәм аны дәвалау юлларын билгеләү өчен үткәрелә торган табиблар киңәшмәсе. Егетләр, авыру янына җыелып консилиум үткәргән врачлар кебек, боларны тикшерергә һәм кайбер нәтиҗәләр ясарга керештеләр. Г.Вафин. Олы кызым Лилия, уртанчысы Зилә, улым Айдар, миңа әйтмичә генә, табиблар теле белән әйтсәк, консилиум җыйганнар. В.Хәйдәрова. [Мария Петровна:] Каюмова, --- бүген сезнең авыру буенча консилиум үткәрдек. Мирас |