КОНСЕ’РВЫ и. рус Бозылудан, черүдән саклау максаты белән, герметик ябылулы банкаларга эшкәртелеп (тозлап, стерилизацияләп) тутырылган ашамлык. Менә яшел чирәмдә былтырдан калган түп-түгәрәк учак урыны, менә кара янган таш, әнә куак төбендә консервы калае аунап ята. Ә.Еники.Завод кибетеннән, шулай ук яздырып, ипи, яшелчә, консервы ише ризык алып була. Ә.Маликов |