КОНСЕ’РВЛАУ ф. Консерв ясау.Бервакыт төшке аш вакытында Магнитогорск кешесе Виктор Дурманов консервланган мидияләр банкасын ачты.Чаян.Авыру [ботулизм] килеп чыгуның төп сәбәбе – өй шартларында консервланган ашамлыклар (яшелчә, җиләк-җимеш, гөмбәләр) ---, шулай ук туфрак белән пычранган ашамлык куллану.Татар энциклопедиясе.Алманы консервлап саклаганда, С витамины да тулысынча саклана диярлек.Ватаным Татарстан Консервлап бару Акрынлап барысын да консервлау Консервлап йөрү Консервлау белән шөгыльләнү; әле, хәзерге вакытта консервлау. --- музыкант Фуат Әбүбәкеров өенә кергәндә, ул яңа гына җыеп алган черри сортлы помидорларын консервлап йөри иде. Шәһри Казан Консервлап кую Алдан консервланган итү.Язгы-җәйге чорда яшелчә- җимешне өзеп алгач ук ашыйбыз, ә кышкылыкка киптереп яки консервлап куябыз.Өмет Консервлап тору Әле, хәзер консервлау; даими яки әледән-әле консервлау |