КОНСЕРВА’ЦИЯЛӘҮ ф. кит. 1) Махсус эшкәртү, махсус шартлар тудыру юлы белән черүдән, бозылудан саклап калу. Туганнар корпусын һәм Спасс соборы хәрабәләрен реставрацияләү һәм консервацияләүгә бәйләнешле рәвештә, мәдәни-агарту һәм туристлык-экскурсия функцияләре алгы планга чыгачак. Мирас 2)күч.Нәрсәнең дә булса үсешен, хәрәкәтен, эшен вакытлыча туктатып тору яисә гомумән туктату. Халыкның традицион мәдәниятен консервацияләп булмый. Ватаным Татарстан. Бүген консервацияләнгән Карлыман заводының киләсе елда эшләп китәренә әлегә беркем дә гарантия бирми. Кызыл таң Консервацияләп бару Акрынлап барысын да консервацияләү Консервацияләп кую Консервацияләнгән итү. [Төзүче:] Йортны консервацияләргә ярамый, чөнки ул урнашкан мохитне консервацияләп кую мөмкин эш түгел: мохит җәмгыять, технологияләр, менталитет белән бергә үзгәрә.Татарстан Консервацияләп тору Әле, хәзер консервацияләү; даими яки әледән-әле консервацияләү Консервацияли башлау Консервацияләргә керешү |