КОНСЕРВА’ЦИЯ и. лат. кит. 1) Озак вакыт зарар тимәсен өчен, төрле объектларны (азык-төлек, агач эшләнмәләр, тарихи һәйкәлләр һ.б.ш.) махсус эшкәртү юлы белән бозылудан, черүдән саклау ысулы. --- экспертлар ике көн буе Болгарда йөреп, барысын да җентекләп караганнар, тикшергәннәр, объектларга реставрация һәм консервация ясау ысулларын, нигездә, уңай бәяләгәннәр ---. Ватаным Татарстан

2)күч. Нәрсәнең дә булса үсешен, эшен, хәрәкәтен вакытлыча туктатып тору хәле. [А.Фадеев] Җәлил китабын чыгару буенча ашыгыч чаралар күрү, консервациядән алу кирәклеге турында сөйли. Н.Юзиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә