КОНСЕРВА’ТОР и. лат. 1. 1) Иске, консерватив карашлы кеше. Ул үзе иске карашлы консерватор булса да, кем янында ничек эш кылырга кирәк икәнен белә. Г.Нигъмәти

2) Бөекбритания һәм тагын кайбер илләрдә сәяси Консерватив партия әгъзасы. Власть консерватор буржуалар кулында. Г.Гали

2. с. мәгъ. к. консерватив.1905 елгы революциядән соң Ишми ишан, ягъни Түнтәр авылының консерватор мулласы Ишмөхәммәт Динмөхәммәтов, Бубый мәдрәсәсенә каршы юнәлгән карагруһчылар хәрәкәтенең җитәкчесе булып китә.И.Нуруллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә