КОНСЕРВАТИЗМ и. лат. Консервативлык, консерватив карашлар. Стильдә һәм телдә дә бу язучылар өчен консерватизм, халыктан һәм тормыштан качу төп сыйфатлардан булды. М.Җәлил. Аларның [язучыларның] әсәрләрендә әлеге идеологиянең төп үзенчәлекләре – бу чорда демократик идеалларга шактый ваемсызлык һәм консерватизмга симпатия ачык чагыла. М.Гайнетдинов |