КОНСЕРВАТИВЛЫК и. 1) Иске карашлылык, яңалыкка, прогресска каршы булучанлык.[Габдулла Тукай] --- консервативлык һәм дини фанатизм, саранлык һәм дорфалык сыйфатларын мәсхәрә итә. М.Хәсәнов. --- журналистлык һәм революционерлык белән консервативлыкның синтезы, юлбашчылык сәләте – миңа да хас сыйфатлардыр. Г.Акыш. Белем бирү системасы бик консерватив, ул җәмгыятебездәге үзгәрешләргә тиз генә җавап биреп өлгерми. Бу консервативлыкка капма-каршылык хас. Кызыл таң 2) биол. Тотрыклылык. Нәселдәнлекнең консервативлыгы |