КОНСЕРВАТИВ с. 1) Искелек яклы, яңалык, алга китеш, прогресска каршы (сәясәт, әдәбият, фәндә һ.б.ш.). Казанның консерватив байларыннан һәм муллаларыннан байтак җәфа күргән Мөхәммәдзариф бервакытны энесе Мөхәммәднәҗип имамлык иткән Чистайга күчеп китәргә дә ниятләгән булган икән.Р.Әмирхан. --- «Асар»да тупланган материаллар, бездә элек бозып аңлатылганча, «чикләнгән, консерватив, файдасыз» нәрсәләр түгел, бәлки халык, ил тарихының реаль чынбарлыгын яктыртуга сәләтле, шуңа күрә өйрәнелүе зарур мәгълүматлардан гыйбарәт.М.Госманов

2) биол. Тотрыклы

3) Операция кулланылмыйча алып барыла торган (дәвалау). Бары тик консерватив дәвалау белән генә чикләнү чирнең тагын да ныграк кискенләшүенә китерә.Өмет



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә