КО’НКУРС и. лат. 1) Нинди дә булса ярышта катнашучылар, тәкъдим ителгән эшләр арасыннан иң яхшысын, лаеклысын сайлап алу мөмкинлеге бирә торган ярыш. [Эдик:] Мин бит кая керергә белмичә, җиңел конкурс эзләп йөрмим.М.Юныс.Өч ел рәттән сынау биреп карап та конкурстан үтә алмыйча йөргәннән соң, ниһаять, максатына ирешкән Мәскәү егете – группа старостасы тәкъдиме белән, беренче уку көнен билгеләп үтәргә булганнар иде.В.Нуруллин.Без беренче мәртәбә дәүләт заказы системасы буенча эшли башлаган 2002 елда нибары 20 ачык конкурс үткәрелсә, 2004 елда инде 104 ачык конкурс уздырылды---. Мирас

2)махс.Зур суммада бурычка кереп бөлгән кешенең эшен карар өчен, кредиторлар тарафыннан оештырылган җыелыш



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә