КОНКУРЕ’НЦИЯ и. лат. Билгеле бер өлкәдә яхшырак нәтиҗәләргә, өстенлеккә ирешү өчен ярыш, көрәш.Цемент белән --- тимер баганалар, бетоннар конкуренциясе ул ташның ролен арткы планнарга өстери. Г.Гобәй.Буржуазия бер-берсе белән конкуренция ясап, чәчәкләр, бакчалар үстерү өчен, һәркайсы үзләренең дачаларына водокачкалар ясаганнар. Ш.Камал.Ике сәүдәгәр арасында конкуренция башлангач, Кропотницкий билетка бәяне киметкән. М.Юныс |