КОНКРЕТЛАШТЫРУ ф. Аныклау, ачыклау, конкретлык кертү.Эчтәлекне тирәнәйтә төшәргә, образларны конкретлаштырырга --- артык эпизодларны кыскартырга кирәк.М.Җәлил

Конкретлаштыра бару Акрынлап барысын да конкретлаштыру

Конкретлаштыра килү Электән конкретлаштыру

Конкретлаштыра төшү Берникадәр конкретлаштыру

Конкретлаштырып бетерү Барысын да конкретлаштыру яисә билгеле бер нәрсәне тәмам, тулысынча конкретлаштыру

Конкретлаштырып җиткерү Тәмам, тулысынча конкретлаштыру



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә