КОНКРЕТ с. лат. 1. 1) Анык, билгеле, төгәл; киресе: абстракт. Булат сөйләгән конкрет моментлар аның йөрәгенә каты таш булып утырдылар.Г.Ибраһимов.Ләкин атның һәр хәрәкәте генә түгел, һәр аваз бирүенә тикле конкрет мәгънәгә ия булуын яхшы белгән Фәләхов шундук төшенде һәм танып алды.Р.Мөхәммәдиев 2) Чын, реаль булган. Боларын мин син әйтмәсәң дә беләм. Миңа конкрет фактлар кирәк.М.Юныс 3)лингв.Сизү органнары ярдәмендә тоеп була торган нәрсәләрне белдергән (сүзләр).Лексема --- сүзлек составының конкрет мәгънәгә һәм грамматик формаларга ия булган төп мәгънәви берәмлеге.Татар теле. Лексикология 2. и. мәгъ. сир.Аныклык, конкретлык, конкрет форма.Кави Нәҗминең дә: абстракттан конкретка күчкән --- сугыш заманы --- картиналары язуда урынлы да, матур да булып төшәләр.Г.Нигъмәти 3. рәв. мәгъ.Анык, билгеле итеп; ачык рәвештә.Юк, сез конкрет әйтеп бирегез, ничек итеп каныга ул.Ә.Еники.Безнең яшь әдәбият һәм әдипләребезнең күп фәлсәфә сатучылык, конкрет яза белмәүчелек --- белән йөдәвен онытырга ярамый.Г.Нигъмәти ◊ Конкрет алганда кер. сүз.Төгәл, дөрес, анык итеп әйткәндә; факт, мисал, дәлил белән күрсәткәндә.Конкрет алганда, моны без --- Мәҗит Гафури поэмасына материал булган XIX йөз азагы һәм ХХ йөз башында Урал промышленность мәркәзләрендәге эшчеләр тормышы мисалында күрәбез. Г.Нигъмәти |