КОНДЫЗ и. зоол. 1. 1) Кимерүчеләр отрядыннан булган кыйммәтле мехлы, коңгырт төстәге җир-су җәнлеге; русчасы: бобр.Ахрысы, әүвәл кичне үк бер ят егетне кочаклап утырганын күргәч, уйлагандыр, дуңгызны кондыз итә алмам дип.Ф.Халиди. Киштәләрне сыгып төшкән төлке, кеш, ас, кондыз тиреләрен, тәпән-тәпән балларны, таудай өелгән ул күннәрне, савыт-сабаны, агач-ташны нишләтергә?Н.Фәттах.

2) Шул җәнлекнең мехы;русчасы:бобёр. Хатыннар туны һәм төрле материядән була. --- Якасына камчат яки кондыз куялар.К.Насыйри.Рәсәйдә кондыздан тегелгән туннар элек-электән югары бәяләнгән.Мәдәни җомга

2. с. мәгъ.Шул җәнлек мехыннан тегелгән.Өр-яңа чанадан өстенә кондыз якалы янут толып, башына һәйбәт камчат бүрек кигән бер кеше төшеп --- туп-туры сыйныф бүлмәсенә таба узды. М.Галәү. Чыннан да, театрга кондыз якалы тун кигән Тинчурин аю кебек алпан-тилпән атлап килеп керә.Р.Батулла



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә