КОНДУ’КТОР и. лат. 1) Поезд вагоннарындапассажирларга хезмәт күрсәтүче кеше.[Абый:] Баш кондуктор свисток биреп поездны туктатмаса, мин калган идем. А.Алиш.Башка вагоннардагы кондукторлар байтактан тамбурга менеп басса да, ул барачак йомшак вагонныкы исә әле һаман соңга калучыларны көтә иде. Р.Мирхәйдәров. Билет тикшерүчеләр кергәндә, кондуктор безне туалетка бикләп куя.Мирас

2) Шәһәр транспортында автобус, трамвай, троллейбусларда билет сатучы, тәртип саклаучы хезмәткәр. Каяндыр почмактан кондукторның тавышы ишетелде: – Арзан чакта билет алып калыгыз. А.Гыйләҗев. – Кайсы тукталыш икәнен дә белмисеңмени? – дип ачыклабрак китте кондуктор.Р.Мөхәммәдиев

3)махс.Станокларда: инструмент белән эшкәртелә торган материал арасында үзара дөрес торышны тәэмин итә торган җайланма



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә