КОНДИ’ТЕР II с. Татлы ризыкларга һәм аларны әзерләүгә караган. [Мөдир:] Бөркетләр, тыңлагыз... Кондитер әйберләре, фәлән хәтле, дөресме? М.Шаһимәрдәнов. Бодай исә төп ризык саналадыр ул. Ипидән тыш аннан ничә йөзләгән кондитер ашамлыклары да әзерләнә бит әле. Ватаным Татарстан. --- Татпотребсоюзның район кулланучылар җәмгыяте авыл халкы өчен 1,5 миллиард сумлык азык продукты җитештергән. Боларга икмәк, ипи ризыклары, казылык, кондитер товарлары, алкогольсез эчемлекләр һәм башкалар керә. Шәһри Казан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә