КОНДИ’ТЕР I и. лат. 1) Татлы ашамлыклар әзерләү остасы. [Рафис Габделганиев:] --- һәр кеше җырчы-композитор булсынмы? Бу инде торт яраткан һәркемгә кондитер булырга кирәк булып чыга бит. Шәһри Казан

2) иск. Кондитер ашамлыклары белән сату-алу иткән кибет хуҗасы. Кыска гына вакыт эчендә Сильвен 60 тартма шундый кәнфит саткан инде. Кондитер киләчәктә чикерткәле шоколад ашаучылар тагын да күбәер дип өметләнә---. Мәдәни җомга

3) иск.Кондитер ашамлыклары кибете.Кондитердагы алучылар, сатучылар – һәммәсе дә, полицәләр берлән кергән кешеләр күргәч үк, бераз гаҗәпсенгәннәр иде.Г.Исхакый



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә