КОНГРЕСС и. лат. 1) Әһәмиятле халыкара мәсьәләләр буенча үткәрелә торган зур җыелыш, корылтай. --- 1997 елда II Бөтендөнья татар конгрессы латинга кайту турында карар кабул иткән иде. И.Таһиров 2) АКШ, Латин Америкасы илләренең күпчелегендә закон чыгара торган орган (парламент) атамасы. АКШның ике мең галим эшләгән Конгресс китапханәсе һәм Төркиянең Милли китапханәсе белән дә эшлекле элемтә җайга салынган. Р.Вәлиев |