КОНВОЙ и. лат. 1) Тоткыннарны, әсирләрне һ.б.ш.ны саклап, озата баручы кешеләр, кораллы отряд.Суд башланыр алдыннан, каты конвой астында аларны судка китерделәр.М.Гали.Баягы тавышлар – атулар --- конвойдан качкан тоткыннарны куу иде.Г.Ибраһимов.Таң беленеп килгәндә, тынычсыз полк, конвой сагы астында товар вагоннарына төялеп, билгесез якка җибәрелгән иде инде.К.Нәҗми 2)Судноларны дошманнан саклап бара торган корабльләр яки самолётлар 3) Төрле суднолардан һәм аларның куркынычсызлыгын тәэмин итүчеләрдән торган кәрван |