КОНВЕРТ и. фр. 1) Хат, документ һ.б.ш.ны салып кую яки почта аша кая да булса җибәрү максаты белән кулланыла торган, кәгазьдән дүрт почмаклап эшләнгән төрле зурлыктагы пакет.Гәүһәр эшләпәсен, пальтосын салып бер якка куйды да, матур ридикюленнән зур конверт чыгарып, хатны алды.Г.Ибраһимов.Зәңгәр кәгазьгә алтын хәрефләр белән басылган аттестат конверт эчендә иде.М.Юныс.Бикбулатов, нечкә бармакларына кыстырып, конверт эченнән кыска гына язылган хатны тартып чыгарды. А.Әхмәт

2) Күкрәк баласын төрү өчен дүртпочмаклап тегелгән одеял



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә