КОНВЕ’ЙЕР и. ингл. 1) Җитештерелә торган эшләнмәләрне бер эшчедән икенчесенә өзлексез күчереп тору яки йөк күчерү өчен билгеләнгән махсус җайланма.Анда конвейер системасы тулысы белән тормышка уздырылды.М.Галәү.[Цехта] Эш конвейер системасы белән бара.Ф.Кәрим 2) күч.Нәрсә дә булса җитештерүдә өзлексезлеккә ирешү күренеше 3) жарг. Сорау алучылары эзлекле рәвештә алмашынып, бер гаепләнүчедән озаклап, өзлексез сорау алу күренеше. Нәкъ менә Маленков китеп барганнан соң, Солтангалиев җиде көнлек «конвейер»га бастырылып, һәммә нәрсәгә «тану күрсәтмәләре» бирә. Мирас ◊ Конвейер белән Берөзлексез, тоткарлыксыз; бер-бер артлы.Бер ел эчендә 200 ләп баш дуңгызны, атларны «юкка» чыгарып, сыер терлеге «конвейер» белән китеп бара. Акчарлак |