КОН I и. рус 1) Отышлы уеннарда акча яки шул акча бәрабәренә торырдай башка әйбер салына торган махсус урын.Зурлары [карта уйныйлар]. Һәркайсының шырпы тартмасында, коннарында [кырыена дегет сыланган калай банкада] – кызыл таракан.Г.Гобәй 2) Отышлы уен барышында махсус урынга җыелган акча.Карта уйнаштыргалыйм. Этлекне дә белә башладым. Күз ачып йомганчы бер картаны икенче карта белән алыштырып куям. Күрсәләр – ипи шүрлегенә эләгә, күрмәсәләр – бөтен кон минеке.Ф.Хөсни 3) Карта, шахмат һ.б.ш. уеннарның бер партиясе 4) Чүрәкәй, кузна һ.б.ш. уеннарда сага яки аткый төшәргә тиешле урын |