КОМФОРТ и. лат. кит. Көнкүреш ихтыяҗлары өчен һәм гомумән тудырылган уңайлыклар. Казан белән Арча арасында йөри торган пригородный поездны күз алдыгызга китерә торгансыздыр. Комфорт дигәннәре әллә ни түгел, әмма озынлыгы бар. Ф.Хөсни. Аска салырга төрле үлән-яфрак тутырылган «киез», одеял, мендәр бирәләр. Бу – инде менә ничә еллар күрмәгән рәхәтлек, комфорт! И.Салахов. Икенче тарафтан, роман-эссе авторы Мәһдиевнең --- комфорт ярату, иркәләнү кебек йомшаклыкларына да күз йоммый ---.Р.Фәйзуллин |