КОМСЫЗЛЫК и. 1) Комсызга, комсыз(1 мәгъ.)кешегә хас сыйфатлар. Тормыш яхшырган саен, комсызлык арта.М.Юныс.Май сатучылар, [әлеге кешенең] комсызлыгына ачуланып, сүгенделәр, китә башладылар ---.Г.Бәширов.[Рәхим] зур-зур ике шакмак шикәр салынган чәйне аерым бер комсызлык белән эчеп җибәрә.Ф.Әмирхан 2) Комсыз (2 мәгъ.) булу, хирыслык. Нәфисә аның күзләрендәге бу борчулы комсызлыкны үзенең бөтен тәнендә сизеп уңайсызлана башлады.Г.Бәширов ◊ Комсызлык чире Бик нык комсыз булу турында. --- Бу комсызлык чиреннән үзе генә котыла алмый икән, аңа Нәфисәләр ярдәм итәргә тиеш түгел идеме соң?Г.Бәширов |