КОМСЫЗЛАНУ ф. 1. Комсызлык күрсәтү. Ә аның саен теге комсыз халык комсызлана.М.Галәү

2. комсызланып рәв. мәгъ.1) Комсызлык(1 мәгъ.)белән.Сыерлар комсызланып --- кызу-кызу бер урыннан икенче урынга күчеп йөрүдән бушый алмадылар.М.Галәү.Тәүдә без комсызланып коштабакка дәррәү ташланабыз.М.Кәрим.Яңа туган бала сәгать саен ашарга сораган кебек, яшь журнал комсызланып материал таләп итә иде. И.Нуруллин

2)күч.Киеренке игътибар белән, бик нык мавыгып, зур түземсезлек, кызыксыну күрсәтеп.Актүш --- күмәчне ике аяк арасына кыстырып, комсызланып ашый башлады. Г.Гобәй. Рыжиков китүгә, мин комсызланып подшивканы актарырга тотындым. Ә.Маликов. Мин автобус көтәм, кабаланмыйм, Комсызланып карыйм як-якка.З.Ишбирде

Комсызлана бару Торган саен комсызлану.[Равил абый:] Нинди гафу үтенергә җыенсын, әле ул [ил] һаман да әрсезләнә, комсызлана, вәхшиләнә генә бара.Казан утлары

Комсызлана бирү Бернигә дә карамыйча комсызлану.[Хамисә] Яңа кеше белән кавышкан саен, ул сөю ләззәтенең тирәнәя баруын аңлады. Аның тәне комсызланганнан-комсызлана бирде.Ә.Дусайлы

Комсызлана төшү Берникадәр тагын да комсызлану

Комсызланып бетү Бик нык, тәмам комсызлану

Комсызланып китү Тагын да комсызлану; берникадәр комсызлану. [Хәкимнәр], шул яңа эшләренең тәмен белеп алгач, бигрәк комсызланып киттеләр. М.Фәйзи

Комсызланып тору Даими яки әледән-әле комсызлану.Байлык җыеп комсызланып торма, Коръән сүзен ешрак кабатла.В.Ильясов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә