КОМСЫЗ с. 1. 1) Үз мәнфәгатен генә кайгыртучы, үз файдасы өчен генә тырышучы, бик саран; ач күзле, туюны белми торган, туемсыз.Ай комсыз! Көченнән килсә, бөтен урманын төяр иде бугай ---. Иллә комсыз, иллә кансыз да инде буржуй дигәннәре. Г.Бәширов. Бүген никадәр гөнаһсыз чырай белән ятсалар да, терелеп чыккач, үзләренең шушы халәтен онытып, явыз, мәкерле, комсыз бер ерткычка әвереләчәк бәндәләр бит инде болар ---. М.Кәбиров 2) Канәгатьләнә белми торган, үтә нәфесле. Фашист шикелле комсыз, фашист шикелле ач күз, аның кебек чиктән ашкан азгын җанвар очратканым юк иде.Г.Бәширов.Сугыш бирән зәхмәте кебек комсыз бит. К.Нәҗми 3) күч. Нәрсәгә дә булса ирешүгә, гомумән, нәрсәгә дә булса артык зур омтылышы, теләк-ихтыяҗы, хирыслыгы булган. Буш хыялын, саташулы фик(е)-рен Селкеп йөргән комсыз шагыйрьне Юлсыз искән җилгә сизгер милләт Үзенеке итеп танырмы?! Р.Рахмани. Шуңа бүтән якка түгел, ә белем алуга комсыз булды Ралиф.Кызыл таң 4) күч. Шундый омтылыш, теләк белдерә торган (йөз, күз, караш тур.). Кайда хәзер комсыз күзен ташлар Кипарислар үскән якларга. Ф.Кәрим. Учакта кызган куян итенә комсыз карашын төбәп, синең ризыгыңа кызышып торган иптәшеңне сугып үтерергә.М.Кәбиров 2. рәв. мәгъ. Бик нык омтылып, бөтен игътибарны биреп. Тоткынлыкта хәзер мин... һәр көнне Көн чыгышын комсыз күзәтәм. Шигырь булып чыга үч ялкыны Яраланган лачын йөрәктән. М.Җәлил 3. и. мәгъ. Шундый кеше. Комсызлар, бөтен йорт-җиребезне күтәреп китәр идегез бугай. А.Шамов. Ком тавында уйный Кадыйр, ясый ул әллә ниләр. «Комсыз түгел бит мин, нигә миңа Малайлар комсыз диләр?» Ш.Галиев |