КОМПЬЮ’ТЕРЛАШТЫРУ ф. Икътисад, фән, белем бирү һ.б.ш. өлкәләргә компьютер техникасын кертү.Массакүләм компьютерлаштыру соңгы исәптә яман нәтиҗәгә китерер төсле...А.Тимергалин.Иске цехта көрәк-чиләк, гади измә болгаткычлар кулланылса, яңасында инде компьютерлаштырылган линия эшли.Т.Нәҗмиев

Компьютерлаштыра бару Акрынлап компьютерлаштыру

Компьютерлаштыра башлау Компьютерлаштырырга керешү

Компьютерлаштырып бетерү Барысын да компьютерлаштыру

Компьютерлаштырып тору Даими яки әледән-әле компьютерлаштыру



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә