КОМПЬЮ’ТЕР и. ингл. информ. Мәгълүматны барлыкка китерү, тапшыру-кабул итү, саклау һәм эшкәртү өчен билгеләнгән электрон хисаплау машинасы.Унбишенче уен да уртакка төгәлләнгәч, директор компьютер экранында пәйда булган кызыллы-аклы билгеләргә бакты ---. М.Шаһимәрдәнов.Теге чакта аптыраганнан гына кулына китап алган кешеләр бүген үзләренә башка шөгыль тапты – компьютер уеннары, интернет, кәрәзле телефон һ.б.М.Кәбиров.Компьютер уеннары бик күп: «Пасьянс», «Сапёр»дан алып катлаулы стратегияләргә кадәр.Сабантуй |