КОМПРОМИССЫЗ с. 1. Ташламасыз, ташламага, компромисска нигезләнмәгән. Иртәгәсе көнне узачак пленумны уздырмавын телефоннан кат-кат «үтенгәннәр», ләкин Владимир Козлов – компромиссыз кеше, ризалашмаган.Ирек мәйданы

2. рәв. мәгъ.Ташламасыз, компромиссыз рәвештә.Урамнар да тып- тын, паркларда да беркем «компромиссыз көрәшеп» йөрми, ичмаса бер «хат» та язмыйлар, күз буяу өчен дә...З.Мифтахов.Нәтиҗәдә дастанга [«Кыйссаи Йосыф»] варислыкны компромиссыз дәгъвалаучы үзбәк галимнәре дә хәзер тыныч күңел белән аны «татар ядкәре» дип атыйлар.Ватаным Татарстан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә