КОМПРОМИСС и. лат. 1. 1) Ике як та ташламаларга барү юлы белән ирешелгән килешү.Тагын бер ликвидлы һәм ышанычлы чара: «Промсвязь банк»ның үз облигацияләре, тәвәккәллек белән ышанычлылык арасындагы компромисс.Татарстан.Үзара аңлашуга ирешү өчен, мин, мәсәлән, Болотная мәйданындагы вакыйгалардан соң оппозиция белән ил җитәкчелеге арасында арадашчы булырга әзер идем. Кызганычка каршы, ике як та компромисска әзер түгел иде.Кызыл таң 2)күч.Гомумән, ташлама.Ихтыяр көчең җитмәгән чакларда компромисс ясарга ашыгасың.М.Юныс.Тукайның шигърияттә компромисска барганын, кемгәдер ярарга теләп яисә үзе өчен ниндидер файда күзәтеп шигырь язганын без белмибез ---. И.Нуруллин 2. с. мәгъ. к. компромисслы. --- зур фикер төрлелекләре белән озакка сузылган бәхәсләрдән соң, компромисс формула табылып, соңыннан ул Татарстан Конституциясенә кертелде. Мәдәни җомга |